4 февраль 2019 яңалыклары
-
Татарстанның дүрт вәкиле «Россия лидерлары» бәйгесе финалына узды
Идарәчеләр конкурсының финалы 13-17 мартта Сочида үтәчәк.
-
Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы штрафны вакытында түләмәгән очракта нинди чаралар күреләчәге турында сөйләде
Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә, административ штраф бу хактагы карар көченә кергәннән соң алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш. Бу турыда Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр итте.
-
Хуҗа Хәсәндә яшәүче ун бала анасы Мария Мироваева: «Хатын – кызлар бала табудан курыкмасын иде»
Бер баланы тәрбияләп үстерү дә – зур хезмәт. Ә алар икәү, өчәү, аннан да күбрәк булса? Хәзерге заманда өч балалылар да күп балалы гаиләләр рәтенә кертелә. Ә элегрәк бу бик аз дип саналган, һәр йортта диярлек бишәр-алтышар бала үскән. Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Мария Мироваева исә күп тә түгел, аз да түгел ун балага – Александр, Валентина, Елизавета, Галина, Валерий, Елена, Светлана, Алефтина, Людмила, Владимирга гомер биргән. Ул – беренче дәрәҗә Ана даны ордены иясе.
-
Кайбыч районы укучылары яшьтән үк эшче һөнәрләрнең серенә төшенә
«Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстанда узачак дөнья чемпионаты башланырга ярты ел вакыт калды. 22-27 августта ул 60 тан артык илдән яшь профессионалларны бергә җыячак. Узган пәнҗешәмбедә Казан шәһәрендәге Бауман урамында чемпионат башланырга күпме вакыт калганын күрсәтеп баручы сәгать урнаштырылган стеланы ачтылар. Аны тантаналы төстә эшләтеп җибәрүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашты.