5 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Бәйрәм концерты
Яңа елның дүртенче көнендә Урсак урман хуҗалыгы клубында Кошман үзешчәннәре катнашында Яңа елга багышланган концерт узды.
-
Терлекчеләргә каникуллар юк
Районда Яңа ел каникуллары дәвам итә. Әмма терлекчелек тармагында эшнең туктаганы юк. Терлекчеләр бәйрәмне хезмәт урынында намуслы хезмәтләре белән үткәрә, табыннарыбызны баету өчен армый-талмый эшлиләр. Бәйрәм көннәрендә районның бер генә фермасында да эштә тоткарлыкларга юл куелмады.
-
Әллә кайдан күренеп тора, Солдатта булган, диләр...
Яңа ел алды көннәрендә Мөрәле авылы егете Алмаз Галләмов Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп туган ягыбызга кайтты.
-
Медикларга эш җитәрлек
Яңа елның беренче дүрт көнендә район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә 41 кеше мөрәҗәгать иткән, унсигез кешене сырхауханәгә салганнар.
-
Кайбыч кызлары булдыра
Олы Кайбыч авылында Әлфия һәм Мансур Закировларның тырыш гаиләсендә туып-үсеп, хәзерге вакытта "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең финанс-икьтисад идәрәсе башлыгы булып эшләүче Диләрә Леушкина шушы көннәрдә Хөкүмәтебезнең зур бүләгенә лаек булды.