5 апрель 2018 яңалыклары
-
Кайбыч тагын бер асыл улын югалтты
Кайбыч районы халкы, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур югалту кичерде. 4 апрельдә, озакка сузылган каты авырудан соң, “Дубрава” җәмгыятенең “Ябалак” бүлекчәсендә управляющий булып эшләгән Айрат Илгизәр улы Рәхмәтуллин арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
-
Кайбыч районы башлыгы төзелеш эшләре һәм капиталь ремонт барган объектларны карады
Районыбызда төзелеш-төзекләндерү эшләре ел әйләнәсе туктап тормый. Хәзерге вакытта да алар берничә урында берьюлы алып барыла.
-
Федоровское мәктәбе укучылары Мәскәүдән бронза медаль яулап кайтты
Федоровское урта мәктәбе укучылары Данил Романов белән Ярослав Романов 6-10 мартта Мәскәүдә JuniorSkills методикасы буенча үткәрелгән “Киләчәк профессионаллары” IV милли чемпионатыннан бронза медаль яулап кайтты! Бәйгедә Россиянең 60 төбәгеннән командалар катнашкан. Конкурсантлар ике категориядә ярыша: 10 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәр. Гап-гади авыл мәктәбендә белем алучы ике укучының өченче урынны яулап кайтуына бөтен мәктәп коллективы, остазлары – технология укытучысы Николай Волков, әти-әниләре, дуслары гына түгел, районыбыз җитәкчелеге дә шатланды. Кайбыч өчен зур горурлык бу!