8 апрель 2014 яңалыклары
-
Кайбычта район туган көненә әзерлек башланды
Кайбыч өчен ел апрельдән башлана һәм апрель белән төгәлләнә. 1991 елның апреленнән бирле шулай. Нәкъ менә шул вакытта Кайбыч районына мөстәкыйльлек бирү турындагы Указ дөнья күрде.
-
“Кайбыч таңнары” газетасына онлайн режимда да язылырга мөмкин
"Кайбыч таңнары" газетасы быел сезнең белән 21 нче язын каршылады. Өйләрегезгә яз сулышы белән бергә район тормышын чагылдырган мәкалә-хәбәрләр дә алып килүче газета шушы еллар эчендә сезнең ышанычлы дустыгызга әйләнде. Замана җилләре ничек кенә исмәсен, матбугатка язылу бәяләре нинди генә булмасын, киләчәктә дә бергә калырбыз, дип ышанабыз.
-
Кайбыч механизаторлары кыр эшләрен башлады
Басулар кардан ачылырга да өлгермәде, механизаторлар кырга чыкты. Вакыт бар әле, туфрак өлгерсен, кояш нурларын тагын да мулрак сибә башласын, дип көтәр чак түгел. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барлык җитәкчеләр катнашында узган планеркада авылда хәзер бар көчне язгы кыр эшләренә тупларга кирәклегенә басым ясады.