8 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кече Кайбычта капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортында Галия Кайбицкаяның тууына 110 ел тулу уңаеннан кичә үтте
Ул көнне Кече Кайбычта гүя яңгыр белән бергә бәхет яуды. Биредә бу көнне өчләтә бәйрәм булды. Яңа ФАП ачылышыннан соң, 150 урынга исәпләнгән, капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты да үз ишекләрен ачты. Биредә якташыбыз, күренекле опера җырчысы һәм татар милли музыкаль театрына нигез салган талантлы актриса, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның...
-
Кайбыч районында “Игътибар, балалар!” операциясе дәвам итә
Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, районда 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!" операциясе дәвам итә. Әлеге операциянең максаты - балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.
-
Кече Кайбычта район буенча җиденче модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Кече Кайбыч авылында күптән көтелгән тантана булды: модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге пункт "Татарстанда 2012-2016 елларда беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика программасы буенча төзелде.