12 апрель 2017 яңалыклары
-
Кайбыч районы гаиләләренә “Бәби тартмалары” тапшырдылар
Район социаль яклау бүлеге даими рәвештә түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрә. Әле күптән түгел генә узган сөйләшүдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да катнашты. Чарага авыр тормыш хәлендә калган яшь әти-әниләр һәм бала көтүче хатын-кызлар чакырылган иде. Беренчеләре очрашудан яшь бала...
-
Салым түләүче кайбычлылар игътибарына!
Агымдагы елның 14-15 апрелендә Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе "Ачык ишекләр"көне үткәрә. Анда салым турындагы законнар турында сөйләячәкләр, физик затларның керемнәренә салым декларациясе тутыру тәртибен аңлатачаклар.
-
“Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге Советы рәисе Александр Акрымов - Татарстан халыклары съезды делегаты
Газета укучыларыбызны Татарстан халыклары съезды делегатлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге Советы рәисе Александр Акрымов та делегатлар арасында. Ул үзе Мәлки авылында яши, язмышын туган җире белән бәйләгән. Һөнәре буенча тарих укытучысы, хезмәт юлын Олы Подберезье мәктәбендә башлап җибәргән, Иске Тәрбит мәктәбендә...
-
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кайбычтагы җәмәгать тәрбиячесе сайланды
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кайбычтагы җәмәгать тәрбиячесе итеп Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Халидә Минһаҗева сайланды. Ул ике этапны үз эченә алган сайлап алу турын уңышлы узды.
-
Игътибар, Кайбыч районының мәктәп укучылары өчен яңа бәйге!
Район мәшгульлек үзәге 7-11 класс укучылары арасында "Безнең гаиләдәге һөнәрләр" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесен игълан итте.