13 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Кайбычлылар, яңа китапка тарихи фотолар эзләүдә сезнең ярдәм кирәк!
Хөрмәтле кайбычлылар!.
-
Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде
Премиянең оештыру комитеты җирле хакимиятнең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.
-
Кайбычтагы кичке уен – халыклар дуслыгының ачык мисалы. Фотолар
Анда Мари Элдан да килделәр, Казан артистлары да катнашты.”Россия-1” телевидениесе эшләде. Кичке уенның иң өлкән катнашучысы Хуҗа Хәсәннән 94 яшьлек Елизавета Бартязова иде.
-
Суд приставлары район халкын Кайбычта кабул итә
Гражданнарны кызыксындырган сораулар буенча Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча суд приставлары – башкаручылары 18 сентябрьдә, 9 октябрьдә, 13 ноябрьдә, 11 декабрьдә 10.00-12.00 сәгатькә кадәр кайбычлыларны кабул итә.
-
Кайбычлылар “Татарстанның чиста урманнары” акциясенә кушыла
16 сентябрьдән республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана. Акция 16 ноябрьгә кадәр барачак. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, ауган агачлардан һәм башкалардан чистарту планлаштырыла. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.
-
Кайбыч урамнары гармун моңнарына күмелде. Видео+Фоторепортаж
Кайбыч урамнарын яңгыратып гармунчылар килә. Алар бик күп, чөнки бөтен авыллардан җыелганнар. Күбесе өлкән һәм урта яшьләрдә булса да, араларында үзләре кадәр зур гармун күтәргән балалар да бар. Моңа кадәр Кайбычта гармунчылар парады булганы юк иде әле. Бу – тынгысыз йөрәкле мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзованың идеясе. Июль- август айларында авылларда узган Авыл көннәреннән соң, менә дүртенче елын инде Олы Кайбычта район күләмендә кичке уен үтә. Быелгысын әнә шулай гармунчылар чыгышы белән башлап җибәрергә булдылар. Гармунчылар да, җырчылар да милли киемнәрдән. Бәйрәмне туган якны өйрәнү музее директоры, үзе дә гармунда өздерүче Илдар Шакиров белән Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева башлап җибәрде.
-
Кайбычта узган “Кичке уен”ны бүген иртән телевизордан күрсәтәләр
Кичә Кайбычта узган “Кичке уен”ны бүген иртән 9.00 сәгатьтә ГТРК “Татарстан” (Россия1) каналыннан күрсәтәчәкләр.