14 февраль 2014 яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин: "Кайбыч дөрес үсеш юлын сайлаган"
Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч муниципаль районының 37 нче утырышында катнашты.
-
Район үзәгендә ачылган “Кайбыч” шугалагын иң беренче булып Олы Кайбыч һәм Федоровское хоккей командалары сынады
Олы Кайбыч авылында урнашкан ярымябык боз сарае ачылу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
-
Подберезьеда хатын-кызлар арасында эчүчелек арта
Авыл җирлекләренең еллык эшчәнлекләре буенча җыелышларының эчтәлеге бер төрлерәк булса да, барыбер үзләренә генә хас проблемалары калкып чыга. Зур Подберезьеда узган җыелышта хатын-кызларның эчкечелеге, кәеф-сафа корырга яраткан кайбер аналарның атналар буена өйләренә кайтмавы, шул сәбәпле, балигъ булмаган балаларының караучысыз калуы җан авазы булып яңгырады.
-
14 февраль – кызыл розалы бәйрәм
Авылга кайткач шкафның бер почмагыннан мәктәп елларында язылган дәфтәрләремне табып алдым. Истәлекләр...
-
Зур Подберезье ветеранын бүләкләделәр
Зур Подберезь авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Шадринга Ленинградны немецлардан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан бүләк тапшырылды.
-
Мәлкинең яшь спортчылары самбо белән шөгыльләнә башлады
Әле кайчан гына бадминтон, тимераякта шуу безнең өчен яңалык булса, хәзер инде алар буенча аерым уңышларыбыз да бар. Ә быел яшь спортчыларыбыз самбо белән шөгыльләнә башлады.
-
Дилә белән Булат Нигъмәтуллин авылдашыбызның якты истәлегенә концерт куйды
Танылган артистлар- Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннарның Олы Кайбычтагы мәдәният йортында узган концертында залда алма төшәрлек тә урын юк иде.
-
Федоровское мәктәбендә укучылар менюны үзләре төзи
Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган чираттагы ата-аналар җыелышыннан соң ашханәдә әзерләнүче ризыкларга дегустация үткәрелде.