14 февраль 2018 яңалыклары
-
Ябалак авыл җирлеге җыеныннан репортаж
Кече Кайбыч авылы көннән-көн төзекләнә бара. Монда бөтен урамнарда да юллар бар. Алдагы елларда өр-яңа балалар бакчасы-мәктәп комплексы сафка басты, клублары да капиталь ремонтланды, модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Узган елны исә "Чиста су" программасы ярдәмендә Тукай, Таулы, Бакча, Урман һәм Күл урамнарына су керткәннәр. Бу җирлеккә караган Ябалак, Рус Бәрлебашы,...
-
Кайбычлылар бүләкләнде
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Дубрава" җәмгыяте механизаторы Иван Даниловка "Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Дубрава" җәмгыяте савымчысы Алсу...
-
Федоровское авылында яшәүче Мария Ершованың балачак хыялы олыгайгач чынга ашкан
Федоровское авылында яшәүче Мария Ершованың сәламәт яшәү рәвеше алып баруына күпләр соклана. Районда, республикада үткәрелүче спорт ярышларының берсе генә дә аннан башка узмый. Чаңгыда йөри, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, шашка-шахмат уйный, бассейнны да колачлап йөзә. Өендә кадерләп сакланучы Мактау кәгазьләре, дипломнары, медальләре - спорт яратуының матур нәтиҗәсе.
-
Марат Әхмәтов: «Кайбычның яңа динамик тарихы бар»
Район Советының чираттагы утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика җитәкчелеге тарафыннан алып барылган сәясәтнең алга таба да дәвам итәчәген һәм аның авыл халкына ярдәм итүгә юнәлдереләчәген әйтте. «Елга йомгак ясау - район өчен мөһим вакыйга», - диде ул. - Сезнең яңа динамик тарихыгыз...
-
2017 елда Татарстанда 350 сыер абзары ремонтланды
Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла.