14 октябрь 2018 яңалыклары
-
Иске Чәчкабның «Ак калфак» фольклор коллективы – Халыкара бәйге лауреаты
Казанда «Этномириада» Халыкара традицион сәнгать мәдәнияте бәйге-фестивале узды. Анда Иске Чәчкаб авылының «Ак калфак» фольклор коллективы да катнашты һәм «Фольклор ансамбльләр» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Бу хакта безгә «Ак калфак»ның җитәкчесе, район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова хәбәр итте.
-
Ульянково фермасы мөдире Светлана Сяплина Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты
Буген илебез иминлеген ныгытуга, табыннарыбызны баетуга армый-талмый өлеш кертүче, көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәт куючыларны хөрмәтлиячәкләр. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без «Дубрава» җәмгыятенең икенче филиалына караган Ульянково фермасы мөдире Светлана Сяплина белән очрашып, тормышы һәм эше турында сөйләштек.