14 октябрь 2022 яңалыклары
-
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Федоровское һәм Чүти урта мәктәпләрендә ачылган “Үсеш ноктасы” үзәкләре белән танышты
Очрашуда мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, укучылар һәм укытучылар коллективлары катнашты.
-
Бертуганыбызны югалту ачысы йөрәкне телгәли
Афанасьевка авылында туып, Казан шәһәрендә яшәгән туганыбыз Равия Рәхмәтулла кызы Вәлиеваны мәңгелеккә югалттык.
-
Кайбыч районы мәчетләре һәм мәхәлләләре авыру балага ярдәм күрсәтте
Тумыштан авыру Илназ Гарәфетдиновка аксымлы махсус ризык алу өчен акчалата ярдәм кирәклеге турында Кайбыч районында белмәгән, ишетмәгән кеше сирәктер.
-
Кайбыч юлчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы хезмәткәрләре бу атнаның якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-
Сентябрь аенда Кайбычның җәмәгать судьясы сәрхүш хәлдә руль артына утырган өч кешегә карата ачылган административ эш карады
Газета битләрендә, башкаларга сабак булсын дип, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итүчеләргә карата кулланылган чаралар турында еш язабыз. Әмма эчкән килеш ЮХИДИ тозагына эләгүчеләр һаман бар әле.
-
Кайбыч командасы - ГТО җәйге фестивале призеры
Иске Чүпрәле авылында Иделаръягы зонасы районнарының спортчылары арасында ГТО җәйге фестиваленең зона этабы узды.
-
Кайбыч спортчылары «Форпост» отрядлары арасында үткәрелгән спартакиадада җиңү яулады
Алдан хәбәр ителгәнчә, Буа шәһәрендә “Форпост” отрядлары арасында республика спартакиадасының зона этабы узган иде.
-
Кайбыч районы мәчетләре махсус хәрби операциягә чакырылган хәрбиләргә ярдәм йөзеннән акча җыю акциясенә кушылды
Кайбыч мөхтәсибәте мәчетләренең мәхәлләләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең махсус хәрби операциягә чакырылган Татарстан хәрбиләренә ярдәм йөзеннән акча җыю акциясенә кушылды.