15 май 2020 яңалыклары
-
Кайбыч урамнарын каштан агачлары бизәр әле
Кайбычны яшелләндерү дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә «Имәнлек» паркына каштан агачлары утырттылар. Бу көнне 320 төп үсенте утыртылды. Өмәдә катнашучыларга куелган төп таләп битлектән һәм пирчәткәдән килү иде. Дистанция саклау һәм аз төркемдә генә эшләү зарурлыгы да алдан ук әйтеп куелды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кат-нашты әлеге игелекле чарада.
-
Олы Подберезье - Каргалы юнәлешендә юл төзелә
Матур йортлар, төзек юллар һәр авылның бизәге ул. Тигез, шома юллар хәвефсез йөрүгә нигез булып тора, техниканың файдалану вакытын озайта. Юллар төзек булса, эшләр дә җайлы бара. Бу күп дәрәҗәдә юл хезмәтчәннәренең эш тәҗрибәсенә һәм осталыгына бәйле. Юллар төзү – район җитәкчелегенең иң өстенлекле мәсьәләләренең берсе. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин билгеләп узганча, авыллар-ны юллы итүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән тормышка ашырылучы республика программалары да, муниципаль юл төзелеше фонды да ярдәм итә.
-
Кайбычта кыр батырларын бүләкләделәр
Язгы табигать уянуга күңеле кырга тартыла башлаган иген-челәрнең хезмәте иң югары бәягә лаек. Аларга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәң дә, аз кебек тоела. Быелгы язгы чәчү дә инде соңгы гектарларда алып барыла, механизаторлар финиш сызыгына чыкты дияргә дә була. Матур гадәт буенча кырда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин быел да премия, Рәхмәт хатлары тапшырды. Механизаторлар янына ул авыл хуҗа-лыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетди-нов белән бергә барды.
-
Район газетасына языл һәм бүләкләр от!
«Кайбыч таңнары” газетасына 2020 елның икенче яртыеллыгына язылучыларга редакция бүләкләр әзерләде.