15 декабрь 2019 яңалыклары
-
Шушы яктан, шушы туфрактан ул. Якташыбыз Артур Поляков белән танышыгыз
Бәрмәнчек. Тал песиен керәшеннәр шулай атый. Озын кыштан соң иң беренче уянган тал агачына, аның көченә, йомшак сары «чәчәгенә» ничек шаккатмыйсың?! Язма героем да көчле кеше, яшь һәм энергияле җитәкче. Республикада гына түгел, аннан читтә яшәүче карендәшләре дә зур өмет белән карый: аңа керәшен халкының этник мәдәнияте үрнәкләрен торгызу, таныту һәм киләчәк буыннарга тапшыру кебек җаваплы вазыйфа йөкләнгән.
-
Кайбычта каз өмәсе гөрләп узды
Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Олы Кайбыч авылында шул гореф-гадәтләр бүген дә саклана. 7 декабрь көнне мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” оешмасына йөрүче уңган ханымнар белән берлектә, барлык шартларын туры китереп “Каз өмәсе” уздырды.
-
Татарстан Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башлады. Кайбычлылар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз
Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.