Кайбычтан парикмахер: “Үзмәшгуль булу хыялларга юл ача”
Казанда һөнәри осталык буенча “Worldskills Kazan – 2019” дөнья чемпионаты башланыр алдыннан парикмахер хезмәте күрсәтү темасына зурлап түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрүләре бер дә гаҗәп түгел иде. Татарстан башкаласына дөньяның төрле илләреннән килделәр, бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур булачагы алдан ук билгеле иде. Бик күптәнге һөнәр булып саналган парикмахерларга беркайчан да эш бетмәс ул. Чөнки, чәчебез бераз үсә башлауга, алар янына чабабыз. Шәһәрдә генә түгел, хәзер районнарда да аларга алдан язылып куярга кирәк, күбебезнең үз мастеры бар. Әлеге һөнәрне сайлаучыларның хәзер күбесе үзмәшгуль буларак теркәлде.