16 декабрь 2018 яңалыклары
-
Кайбыч каратэчылары уңышлары белән сөендерде
Районыбызның “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында карате секциясе ике ел элек кенә эшли башлаган иде. Шуңа карамастан, безнең яшь каратэчыларның уңышлары да бар.
-
Олы Урсак урта мәктәбендә районның класс җитәкчеләре семинары узды
Олы Урсак урта мәктәбендә район мәктәпләренең класс җитәкчеләре, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашында семинар үткәрелде. Анда инвалид балалар белән эшләгәндә тәрбия процессында яңа технологияләр куллану турында да сүз барды. Әлеге семинар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Ул мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән берлектә балалар бакчасы эшчәнлеге белән дә танышты.