17 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
“Кайбыч” полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән
2013 ел нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге үз категориясендәге бүлекләр арасында җиденче урында тора. "Кайбыч" полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән. Бу 2012 елгыдан 18гә кимрәк. Әлеге һәм башка мәгълүматлар 15 гыйнварда полиция бүлекчәсендә узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үткән җыелышта яңгырады.
-
Кече Урсак белән Бушанча арасында таш түшәлгән юл салыначак
Кышкы урман юлыннан Кече Урсакка Бушанча аша җиңел машинада тиз барып җиттек. Юлны кардан чистартканнар. Олы юлдан барсак, юлыбыз урау буласы иде. Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан бу авылда яшәүчеләрнең социаль проблемаларын өйрәнү максатында килдек без монда.
-
Колаңгыда Качману көнендә Бәрледә су коену беренче тапкыр узачак
Православ динен тотучылар 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе - Качмануны (Крещение) билгеләп уза.