19 июнь 2012 яңалыклары
-
Сабантуйлар гөрләп узды
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дүшәмбе көнне узган планеркада район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә Сабантуен югары дәрәҗәдә оештырган өчен район Советы, башкарма комитет бүлекләр җитәкчеләренә, барлык җитәкчеләргә тирән рәхмәтен белдерде.
-
Спортта да сынатмыйлар
Узган атнаның җомгасында Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре арасындагы зона спартакиадасына йомгак ясалды.
-
Автоузышта – инвалидлар
Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте агымдагы елның 28 июненнән 8 июленә кадәр спортчы инвалидлар арасында агитация автоузышы үткәрә.
-
Җир – туендыручыбыз
Җир алырга хокуы булган күпбалалы гаиләләр аны үзләре яшәгән җирлектән алу хокукына ия.
-
«Йолдызлы десант»та
Федоровское авылындагы биш бала 12 июньнән 18 июньгә кадәр Лаеш районындагы "Йолдызлы десант" палаткалы лагерендә ял итеп кайтты.
-
Озын гомерлеләргә – Президент котлавы
Россия Федерациясе Президентының шушы елның 31 маенда тагын бер Указы дөнья күрде. Шушы Указ нигезендә 90 яшьтән башлап юбилейларын билгеләп узучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш вакытында илебез азатлыгы өчен тылда көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә июнь аеннан РФ Президентының шәхси котлавы тапшырыла башлаячак.
-
Авыл төзелешләре белән ямьле
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда төзелешләр алып бару һәм социаль яктан мөһим булган объектларга капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләрен күтәрде.
-
Азыгы мулның гына кышы кыска
Хәзер авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы хәзерләү мәшәкатьләре белән янып йөри. 15 июньдә "Алтын кырлар" җәмгыятенең Арыслан бүлекчәсендә агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш ветеринария врачлары, баш зоотехниклар, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә дә сүз җәй мөмкинлекләреннән тулырак файдаланып калу хакында барды.