19 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кайбычта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте
Кайбычта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров рәислегендәге әлеге утырышта район прокуроры, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, "Главтатдортранс", "Кайбыч" юл төзү-ремонтлау төзелеш участогы, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф бүлеге, иминиятләштерү компанияләре вәкилләре катнашты. Бергә җыелуның максаты - район юлларын мөмкин кадәр куркынычсыз итү буенча шартлар тудыру.
-
Кайбычның тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә әзер полиция бүлеге хезмәткәре
17 ноябрьдә полициянең участок уполномоченныйлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге һөнәр ияләренең эше иң авыр хезмәтләрнең берсе дип санала. Полициянең участок уполномоченные - вазифа гына түгел, беренче чиратта, яшәү рәвеше дә ул. Чөнки аның төгәл эш сәгатьләре билгеләнмәгән, хезмәт көне вакытыннан алда башланып, соңрак тәмамланган чаклар да еш була. Алар...
-
Таныш булыгыз – Кайбыч районының Гөлшәһидәсе!
Кызык булды әле бу! Ике яшьлек кызыбызны җәйдән бирле инде балалар бакчасыннан алып кайта алмый интегәбез. Алырга килүебезне күреп шатлана да нәниебез, тырышып-тырышып тагын уйнарга тотына. Җайлыйбыз, кайтырга кирәклеген дә аңлатып карыйбыз, юк, ул әле уйнап бетермәгән, имеш, бармакларын күтәреп "биш" ди, дә тагын уйнарга йөгерә. Биш минут кына көтегез,...
-
20 ноябрьдә Бөтенроссия күләмендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә
Бу көнне Кайбычта да ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, ятимнәрне үз канаты астына сыендыручыларга, опекуннарга, шулай ук үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә консультацияләр бирелә.