20 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Кулланылышта булган батарейкаларны җыя башлыйлар
Сәгатьткә, пультка куелган батарейкалар сафтан чыккач, без аларны чүп чиләгенә ташлыйбыз. Хәзер Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю өчен контейнерлар кую һәм аларны утильләштерү буенча проект әзерли башлаган икән. Бу куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигонына эләгүен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Министрлыкның матбугат үзәге...
-
Кайбычта көзге чәчү оешкан төстә бара
Кайбыч игенчеләре киләсе ел уңышы турында кайгырта башлады инде. Хуҗалыкларда көзге чәчү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы 10200 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган. 19 сентябрьгә планда каралган мәйданнарның 79 процентында эш башкарылган. Барлыгы 500 гектар мәйданда арыш, 7500 гектарда көзге бодай чәчелгән.
-
Таныш булыгыз: Кайбычның тагын бер тырыш игенчесе
Олы Колаңгыда яшәүче "Агрохимсервис" җәмгыяте комбайнчысы Юрий Петров менә инде егерме җиденче ел һәр җәй саен, бер сезон да калмыйча, комбайн штурвалы артына утыра.
-
Багайда үзара салым акчасы ярдәмендә җәяүлеләр өчен күпер төзелә
Үзара салым программасының авыллар файдасына эшләвенә анда яшәүче халык елдан-ел күбрәк инана.