"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Мәлки авылы егете, Ватан алдындагы хәрби бурычын Әфганстан Республикасында үтәгәндә һәлак булган Валерий Иванович Волков истәлегенә багышланган милли көрәш буенча район турниры узды.
Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату уңышлы бара. 14 февральдә "Чекмарев" крестьян фермерлык хуҗалыгы, "Гөбенә" агрофирмасының Кече Подберезье, "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянкова филиалындагы фермаларда эш барышы белән танышканнан соң, шул фикергә килделәр.
Узган атнаның җомгасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә районның физика һәм информатика укытучылары җыелды.
Әле шушы араларда гына Югары Ослан районының Вахитов урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Югары Ослан районы башлыгы призына милли көрәш буенча районара турнир үткәрелде.
Дүшәмбе көнне башкарма комитет һәм район Советы бүлекләре начальниклары катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Кайбыч" полиция бүлекчәсе, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка җаваплы хезмәтләрнең отчетларын тыңлады.
"Йолдызлык" фестиваленең Мөрәле зонасында узган турында Федоровское урта, Мөрәле, Колаңгы, Борындык төп мәктәпләре укучылары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар катнашты.
Интернациональ бурычларын Әфганстанда үтәгән ир- егетләрне бергә җыеп, совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгару көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Узган шимбәдә Мәлки күп функцияле үзәгендә әфганчылар кабат бергә очрашты.
0