Кайбычка язучылар килгән!
Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республика районнарында "Китап бәйрәме" дип аталган әдәби-мәдәни чаралар уздыра. Бу матур бәйрәм Кайбыч районында да үтте.