Кулланылышта булган батарейкаларны җыя башлыйлар
Сәгатьткә, пультка куелган батарейкалар сафтан чыккач, без аларны чүп чиләгенә ташлыйбыз. Хәзер Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю өчен контейнерлар кую һәм аларны утильләштерү буенча проект әзерли башлаган икән. Бу куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигонына эләгүен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Министрлыкның матбугат үзәге...