Бүген чыгарылышлар өчен соңгы кыңгырау чыңлый
25 майда районыбызның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге көн укучылар өчен дә, укытучылар, ата-аналар өчен дә аеруча истәлекле. Чөнки унбер ел буена бергә белем алган укучылар, мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басарга җыена, укуларын алга таба да дәвам итү өчен учи-лище, техникум, югары уку йортларын сайлый. Бу көнне алар яраткан укытучылары белән сабуллаша, шуңа да күңелләрендә моңсулык, күзләрендә матур киләчәккә өмет чаткысы балкый.