Кошманда праймеризда 37 ел фермада эшләүче савымчы да катнашты
Кошман авылы мәдәният йортында ачылган хисап участогында праймеризда Кошман, Олы Кайбыч, Мөрәле авыл җирлекләрендә, Афанасьевка авылларында яшәүчеләр катнаша. Хисап комиссиясе рәисе Резидә Сайранова әйткәнчә, халык иртәнге сәгатьләрдә аеруча активлык күрсәткән. Фермада 37 елдан артык савымчы булып эшләүче Гөлфия Шәфиева да праймеризда катнашучылар арасында иде.