Кайбычта инвестор канаты астында эшләүче хуҗалыклар катнашында киңәшмә үтте
Язгы кыр эшләре тәмамлануга терлек азыгы хәзерләү кампаниясе башланып китте. Бүген “Алтын кырлар”, “Гөбенә” агрофирмалары базасында республиканың “Ак Барс” холдинг компаниясенә караган агрофирмалары директорлары, агрономнары, зоотехниклары катнашында үткән киңәшмәдә малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык хәзерләү, чәчелгән мәйданнарны саклау турында сүз барды.