Республика көнендә Кайбычта ат чабышы узды
30 августта Татарстан халкы, шул исәптән кайбычлылар да, Республика көнен билгеләп үтте. Узган еллардагы традиция буенча, бәйрәм тантанасы атлар чабышыннан башланды.
Халкыбыз тормышы борынгыдан ук атлар белән бәйле. Элекеге бабаларыбыз гореф- гадәтләрен саклап, хәзер дә күпләр шәхси хуҗалыгында ат асрый.