Кошманнан Бибисара һәм Хәбир Нәфыйковларның якты истәлегенә багышлана
Дәһшәтле сугыш елларының кайтавазы күпләр күңелендә әле дә яши. Ул калдырган яралардан саркып кан тама, ачы күз яшьләрен тыя алмый әби-апаларыбыз. Күпләрне тол, ятим иткән Бөек Ватан сугышына 265 йортлы, ике мәхәлләле Кошман авылыннан 270 ир-ат чыгып киткән һәм шуның 185енә туган-үскән җиренә әйләнеп кайту насыйп булмаган. Бары тик гаиләләренә, якыннарына кара мөһерле хатлар гына килеп төшкән. Ә 85 кеше, тән җәрәхәте генә түгел, җан җәрәхәте дә алып, туып-үскән өенең ишеген ачып кергән.