Кече Мәме авылы уңганнары
Авыл халкы гомер-гомергә шәхси хуҗалыгында мал асрап, яшелчәсен, җиләк- җимешен үстереп, үзеннән артып калган продукциясен сатып яшәгән. Хәзер терлек асраучыларга дәүләт төрле яклап ярдәм итә. Әмма бу эшкә тәвәккәлләр генә алына. Һәр авылда тырыш хезмәте белән башкаларга үрнәк итеп куярлык уңганнар яши.