Кайбычта уку алдынгылары, активистлары Чыршы бәйрәменә җыелды
Район башлыгы чыршысын укучылар ел саен зарыгып көтеп ала. “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексына быел да кунакка район мәктәпләренең уку алдынгыларын, олимпиадалар призерларын, активистларны чакырдылар.