21 июнь 2023 яңалыклары
-
Кайбыч районы башлыгы мәктәпләр белән танышуын дәвам итә
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә мәктәпләргә сәфәрен дәвам итте.
-
ТР буенча Баш федераль инспектор кабул итә
Агымдагы елның 5 июлендә Олы Кайбыч авылында гражданнарны һәм юридик затларны Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов кабул итә.
-
Кайбыч районы башлыгы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге белән таныша
Район мәктәпләрендә җәйге каникуллар дәвам итә. Балалар мәктәп яны лагерьларында ял итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән берлектә Кече Мәме, Олы Урсак, Кошман, Кече Кайбыч, Бәрлебашы мәктәпләрендә, кайбер балалар бакчаларында булды.
-
Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру — җаваплы вазифа
Россия Федерациясе Хезмәт кодексы хезмәт килешүе төзүгә рөхсәт ителгән яшьне регламентлаштыра: 15-16 яшькә җиткән кешеләр, шулай ук 14 яшькә җиткән (сәламәтлегенә зыян китерми торган җиңел эшне башкару өчен) һәм 14 яшькә җитмәгән затлар (сәламәтлеккә һәм әхлакый үсешкә зыян китермичә сәнгать әсәрләре иҗат итү һәм башкаруда катнашу өчен).
-
«Хатлар Йорты» Казанга килгән туристлар өчен яңа тәбрикләмәләр әзерләде
Тәбрикләмәләр дизайнын Айсылу Әгъләмова ясады.