21 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кайбыч районында Буа шикәр заводына чөгендер ташу дәвам итә
Безнең районда елның елына шикәр чөгендере үстерәләр һәм аның уңдырышлылыгы да башка төбәкләрдәгедән калышмый. Татлы чималны җир куеныннан чыгару инде күптән төгәлләнсә дә, аны Буа шикәр заводына ташу дәвам итә әле.
-
Айрат Фәррахов онлайн рәвештә кабул итү үткәрә
23 декабрь көнне сәгать унбердә Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Думаның бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов онлайн рәвештә кабул итү үткәрә.
-
«Җан газаплары кичереп, дөньяга сабыемны тудырганнан соң өзлектем мин»...
Фәния Арсланованың «Бәхетне узе кора» (Серле сандык №50, 2016) дип исемләнгән мәкаләсеннән Раил Галиәкбәров турындагы язманы укыгач, күңелем белән туксанынчы елларга кайттым. Кайтмый хәлем юк, чөнки ул чактагы халәтем нәкъ Раилнеке кебек иде. Әллә ни булды ул чакта. Әлегә кадәр аңлый алмыйм. Җан газаплары кичереп, дөньяга сабыемны тудырганнан соң өзлектем...
-
Кече Кайбычта яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсен бәхет басты
Яңа ел алдыннан Кече Кайбыч авылында яшәүче Наилә һәм Нәфис Хөснетдиновлар гаиләсен бәхет басты: уллары Рафис армиядән кайтты.
-
“Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы җирле бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Узган атнада Бөтенроссия "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасының Кайбыч җирле бүлегенең IX конференциясе узды.
-
Олы Кайбыч мәктәбе укучысы парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан паспорт алды
Татарстан Дәүләт Советында ундүрт яше тулган Россия Федерациясе гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан республиканың төрле шәһәр -районнарыннан килгән 36 укучы иң мөһим документны алды. Алар арасында Олы Кайбыч мәктәбеннән уку алдынгысы Лилия Ильясова да бар.
-
Яшел Үзән районы Норлат авылындагы балалар йорты Кайбыч районындагы тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эшләргә әзер
Ятим яки караучысыз калган баланы тәрбиягә алу - җаваплы һәм җитди адым. "Бишектәге бишкә төрләнә дигәндәй", үз йөрәгеңнән өзелеп төшкән баланың да холкы төрлечә була бит. Ата-анага үзе тудырган нарасыйны үстерү өчен дә күп көч һәм тырышлык куярга туры килә.