22 февраль 2018 яңалыклары
-
Хуҗа Хәсән уңган-булган кешеләре белән данлы
Үзәге Хуҗа Хәсән булган җирлек Кушкүл, Александровка, Турминский авылларын да үз эченә ала. Әлеге җирлек үзенең уңган-булган кешеләре, матур эшләре белән дан тота. Авыллары да төзек, урамнарын берсеннән-берсе төзек йортлар бизи. Халык җыенында катнашучылар узган ел башкарылган эш белән танышты, бу елга бурычлар билгеләде. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, оешма,...
-
Йөрәк яралары әле дә төзәлми
Хуҗа Хәсән авылында яшәүче яраткан кызыбыз Марина Владимировна Ипатьева моннан 20 ел элек, 17 яше дә тулмыйча, көтмәгәндә вафат булды. Вакыт үтү белән кайгылар кимеми, йөрәк яралары тирәнәя, хәсрәт җанны тагын да көйдерә, ачылана гына бара. Күтәреп булмаслык авыр кайгы өстебезгә ишелгән ул көннәрне без ничек үткәрдек икән?! Мөгаен, шәфкатьле,...
-
Олы Урсак авыл җирлегенең үз йөзе бар
Олы Урсак авыл җирлеге райондагы иң зур җирлекләрнең берсе, аңа Чүкри-Алан, Бушанча, Кече Урсак авыллары да керә. Әле шушы араларда гына узган елгы эшчәнлекләре буенча халык җыены узды. Башта Кече Урсак авылы халкы белән очраштылар, көннең икенче яртысында Олы Урсак мәдәният йортында җыелдылар.