22 март 2013 яңалыклары
-
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесенә рәхмәт белдерделәр
Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәрип Гатауллин РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Кайбыч балалары шифаханәдә ял итә
Районыбыз мәктәпләрендә укучы кайбер балалар өчен язгы каникул иртәрәк башланды.
-
Бушлай юридик ярдәм көнендә кайбычлылар Ана (Гаилә)капиталы мәсьәләләре белән кызыксына
"Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасы тарафыннан игълан ителгән халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә район халкын нотариус Нәргиз Рыжова, адвокат Лилия Нәҗиева, район прокуроры урынбасары Василий Макаров кабул итте.
-
Әтиебезне сугыш ачлыгыннан Минәчтин бабай хатынының икмәге коткарган
Кояшлы, язгы матур көн. Дөньяга тупырдап торган сау-сәламәт бер бала дөньяга килә. Әмма олыларның гына йөзләрендә сагыш, ниндидер борчу. Илдә сугыш бара. Язгы кояш әкрен-әкрен баланың битләренә, күзләренә кагыла. Ул үзенең җылысы белән әз генә булса да аны җылытырга омтыла. Баланың әнисе дә, баласын кулына алып: «Тиздән әтиең дә кайтып...
-
“Кайбыч” полициясе бүлекчәсе хезмәткәрләре каракларның эзенә төште
"Кайбыч" полициясе бүлекчәсе хезмәткәрләре Олы Кайбыч һәм Зур Подберезье авылларында караклык белән шөгыльләнүчеләрнең эзенә төште.
-
Кече Мәме авылында мәдәният учагы төзекләндерелә
Авылларда мәдәният йортлары, клублар төзү, ремонтлау буенча республика программасы нигезендә районыбызның Мәлки авылында күп фукцияле клуб төзелде, Мөрәле, Чүти авылларында мәдәният йортлары ремонтланды. Хәзерге вакытта Кече Мәме авылы мәдәният йортында капиталь ремонт бара.