24 июль 2018 яңалыклары
-
Ябалак, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрендә праймериз үтте
Кайберәүләр өчен бу сүз, бәлки, таныш та түгелдер. Аңлатып узабыз: ул беренчел, алдан сайлау дигәнне аңлата. Мәгълүм булганча, 2018 елның 9 сентябрендә – бердәм өстәмә сайлаулар көнендә, республикабыз территориясендә җирле органнарга депутатлар сайлау уздырыла. Праймеризда сайлаучылар депутат эшчәнлеген җиренә җиткереп башкарырдай кандидатларны хуплап тавыш бирә. Партия эчендә тавыш бирү «Бердәм Россия» партиясе Уставы нигезендә башкарыла.
-
Кайбыч районының берничә авылында төлкеләр күбәйгән
Чүкри Алан, Кече Урсак, Кошман, Борындык авылларында төлкеләр күренә башлаган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Олы Урсак, Борындык, Кошман авыл җирлекләре башлыклары хәбәр итте.
-
Сотников «Ефәк юлы-2018» автоузышының өченче этабыннан соң беренчелекне кайтарды
Бүген ралли-рейдта катнашучыларны Әстерхан – Әстерхан узышының боҗралы этабы көтә.