24 август 2022 яңалыклары
-
Олы Кайбычтан Русовлар гаиләсе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән очрашуда катнашты
Бүген Татарстанның иң күркәм гаиләләре Казан Кремленә җыелды.
-
Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә йомгак ясадылар
Яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясен уздыру күркәм традициягә әверелде. Безнең районда ул уналтынчы тапкыр үткәрелде. Шушы еллар эчендә өч меңгә якын балага ярдәм кулы сузганнар.
-
Олы Кайбыч мәктәбендә телләр өйрәтүгә зур игътибар бирелә
Олы Кайбыч урта мәктәбе – 100 еллык тарихы, үз традицияләре булган, күренекле шәхесләрне биргән белем йорты. Бер гасыр дәвамында дистәләгән буын чыгарган мәктәбебез заман таләпләренә туры килерлек белем һәм тәрбия бирә.
-
Кайбычның “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгенә яңа директор билгеләнде
“ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры итеп Рөстәм Баһавиев билгеләнде. Ул моңарчы Федоровскоеда урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры булып эшләде.
-
Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгында яңа җитәкче
Торак-коммуналь хуҗалыгы директоры итеп Фәннур Нигъмәтҗанов билгеләнде.
-
Кайбыч полициясе командасы ТР Эчке эшләр министрлыгы чемпионатында беренче урынны алды
17-18 августта Казанның «Динамо» спорт үзәгендә, коралдан атып, каршылык лар полосасын узу буенча ТР Эчке эшләр министрлыгының шәхси-команда чемпионаты узды.
-
Кайбычта «Ак калфак»лылар һәм ветераннар Советлары рәисләре табигать кочагында ял итте
Җәйнең иң эссе, иң матур һәм эшнең дә кайнап торган чоры узып бара. Аллага шөкер, көннәр бик матур тора. Җиләк-җимеш мул уңды, болын тулы чәчәкләр, дару үләннәре...
-
Бәрлебашы мәктәбенең яшь урманчылары «Цифрлы урман» дип исемләнгән V республика слетында катнашты
Әлеге слет республиканың мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында узды. Бәрлебашы мәктәбенең сигезенче һәм тугызынчы класс укучылары Әнисә Гыйбадуллина, Зәринә Хәсәнова һәм Айсылу Баһавиева укытучылары Эльмира Рәхмәтуллина җитәкчелегендә слетта беренче тапкыр катнашты. Өч ел рәттән анда Федоровское мәктәбе укучылары барган. Быел эстафетаны бәрлебашлыларга тапшырдылар.
-
Кайбычта Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә редакция хезмәткәрләре дә тамашачылар белән бергә булачак
“Кайбыч таңнары” газетасында халкыбызның гореф-гадәтләрен, туган телен саклауга зур урын бирелә.
-
Кайбычта Республика көненә багышланган бәйрәм уза
29 августта Олы Кайбычның “Имәнлек” паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм үткәрелә.
-
Кайбычта урак язмышын хәл итүдә яшьләр дә катнаша
Иген басуларында яшьләрне дә күп очратырга була. Язмышын авыл белән бәйләгән егетләр уракта да сынатмый.