24 октябрь 2013 яңалыклары
-
Ябалакта яңа мулла
Ябалак авылында яшәүчеләргә Корбан бәйрәме икеләтә шатлык китерде: беренчедән, бәйрәм табынына җыелдылар, икенчедән, авыл мәчетенә мулла билгеләнде.
-
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укуда
"Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының идарә итү компетенциясе һәм һөнәри күнекмәләрен үстерү" - район башлыклары өчен оештырылган мәгариф программасы шулай дип атала.
-
«Йомыркалары алтынмы әллә?» дип аптырый Кайбыч халкы
Татарстан телевидениесеннән шимбә көнне кич белән булган тапшыруда Казанда йомырканың бер дистәсе 60 сумнан сатылуын ишетеп бер гаҗәпләнсәм, әле кичә генә, Татарстанстат мәгълүматларына күз салып, икенче гаҗәпләндем.
-
Кайбыч Китапханәчеләре балаларда китапка мәхәббәт уяту юлларын эзли
Бу юлы Кошман авылы китапханәсендә җыелыштылар. Очрашу озак еллар китапханә системасында эшләгән, кайберләре хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ханымнар белән аралашу, хатирәләрне барлау формасында үтәргә тиеш иде кебек. Чынлыкта ул әлеге форматтан узып, тәҗрибә уртаклашу, китапханә системасындагы авырткан мәсьәләләрне сөйләшү, Китап, Әдәби сүзнең әһәмияте кебек гаять җитди темаларны үз эченә...
-
Иске Тәрбиттә Иделаръягы зонасы районнары командалары катнашында “Аҗаган 2013” хәрби-спорт уеннары бәйгесенең зона туры узды
Хәрби хезмәткә чакырылганчы яшьләрне Ватанны саклауга әзерләү - хәрби-патриотик тәрбия бирүнең иң мөһим бурычы. "Патриот" республика үзәге Татарстан Хәрби комиссариаты һәм Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә "Аҗаган 2013" хәрби-спорт уеннарын шул бурычны тормышка ашыру максатында оештыра.
-
Кайбыч районында техниканың кышкы саклыкка куелышы буенча үзара тикшерү үткәрелде
Хәзерге кыйммәтчелек заманында яңа техника сатып алу һәркемнең дә хәленнән килми. Шуңа күрә булганының кадерен белү, алардан сак файдалану зарур. Хуҗалыкларда техниканың кышкы саклыкка куелышы буенча үткәрелгән үзара тикшерүдә дә бу фикер еш яңгырады.