25 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда кош гриппы йоктырган барлык тавыкларны якканнар
Татарстанда кош гриппы аркасында биш районда карантин игълан ителгән. Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/07/25/168504/
-
Кайбычның игенчеләре уракка төште
“Дубрава” җәмгыятенең икенче-өченче филиалларында көзге культураларны урып- җыюга керештеләр. Мәлки авылы янындагы 173 гектарлы көзге бодай кырында уңышын суктыра башладылар. Районда беренче булып урып- җыю эшен тәҗрибәле механизатор, ел саен комбайнчылар арасында барган ярышта алдынгылар сафында атлаучы Альберт Лазарев башлады.
-
Гүзәлия һәм Ринат Шәфиевлар – Кошманның һәркемгә үрнәк итеп куярлык яшь гаиләсе
Кошман авылы – районыбызда гына түгел, республика күләмендә танылган, матур, төзек, бай авылларның берсе. Ә аның иң зур байлыгы, беренче чиратта, күз явын алырлык табигате булса, икенчедән, уңган, хезмәт сөючән, тырыш халкы. Кошман авылы элек-электән булдыклы, тату гаиләләре белән дан тоткан. Бүген дә әлеге әнә шул күркәм гадәт сакланып килә. Гүзәлия һәм Ринат Шәфиевлар – һәркемгә үрнәк итеп куярлык яшь гаиләләрнең берсе.
-
Кайбыч районы мәктәпләрендә ремонт эшләре бара
1 сентябрьдә мәктәпкә барган көнен кайсыбыз гына хәтерләми икән!? Өстәге өр-яңа форма, кулдагы яңа сумка белән генә түгел, буяу исе аңкып торган класс-коридорлары белән дә күңелдә саклана ул. Мәктәп ел саен укучыларын матурланып, үзгәреп каршы ала. Хәзерге вакытта мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча районда тулы куәтенә эш бара. Әлеге мәсьәлә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин контролендә. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белән бергә ул барлык мәктәпләрне дә карап чыкты. Җәйге каникуллар әле яңа гына башланган кебек иде, баксаң, инде аның яртысы узып та киткән.
-
"Ефәк юлы -2018"нең дүртенче этабында Андрей Каргинов экипажы алга чыкты
"КАМАЗ-Мастер"ның алты командасының дүртесе, техник каршылыкларга очрап, шактый вакытын югалтты.