25 август 2018 яңалыклары
-
Кече Кайбыч авылы мәчетендә Корбан ашы узды
Шушы көннәрдә районыбызның барлык татар авылларында Корбан ашлары уздырыла. Бүген ул Кече Кайбыч авылы мәчетендә дә үтте. Һава торышы да мәчеткә килүчеләргә хәер-догада булып, изге юлда йөрисез, дигәндәй, кояшлы, матур булды.
-
Кайбычлылар, утын өчен субсидия-ташлама алырга мөмкин
Тиздән көз җитә, димәк, ягулык сезоны башланачак. Безнең районда күпчелек йортлар газлаштырылган, шуңа күрә аларга ягулык сезонына махсус әзерләнергә кирәкми. Район социаль яклау бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бездә, объектив сәбәпләр аркасында, йортларына газ кермәүчеләр дә бар. Андыйлар өчен җәй — ул әле кышка утын әзерләү чоры да. Моның чыгымнар сорый торган хезмәт икәнлеген барыбыз да белә. Өйләрен утын ягып җылытучы аерым категория гражданнарның субсидия-ташлама алырга хокуклы булуын барысы да белми
-
Кайбычлылар, кош гриппы буенча карантин тәмамланды
Тавык-чебеш асраучылар игътибарына яхшы хәбәр җиткерәбез: кош гриппы буенча карантин тәмамланды.