Кайбычның ай-ти чемпионнары Казанга барды
23 декабрьдә Казанда республика күләмендә уздырылган «IT-чемпион» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм тәкъдиме буенча уздырыла. Аның максаты - халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру, шулай ук укучыларны IT-мәгариф нигезләре белән таныштыру.