28 апрель 2016 яңалыклары
-
Кайбычка Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде
Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү башлангач, һәр елны Кайбычка килә. Бу юлы да ул, Апас районында эш барышы белән танышкач, вертолетта Олы Урсак басуына төште.
-
Иске Тәрбит мәктәбе укучылары Габдулла Тукай иҗатын яратып өйрәнә
«Мәктәбебез укучылары бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын яратып өйрәнә. Кыска гына гомерендә дә киләчәк буыннар өчен бай иҗади мирас калдырган шагыйрьнең тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан мәктәптә "Тукай дәресләре" үткәрелде», - дип хәбәр итте безгә Иске Тәрбит мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева.
-
Ульянковода “Ә безнең ишегалдында уеннар” дигән футбол ярышы үткәрелде
Социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар, яшүсмерләр арасында "Спорт - син зур дөнья" акциясе кысаларында Ульянковоның мәктәп яны участогында "Ә безнең ишегалдында уеннар" дигән футбол ярышы үткәрелде. Уен "Гроза" һәм "Рубин" командалары арасында барды. Әлеге уенны халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге юристы Рушан Хәялиев оештырды.
-
Кайбычта балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы үтте
Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында мондый вәгъдәләрне еш ишетергә туры килә безгә.