29 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Кайгыбызны уртаклашучыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез
Кадерле әниебез Фәүзия Зарифҗан кызы Әдиятованы соңгы юлга озатуда һәм туган авылына җирләүдә ярдәм иткән, кайгыбызны уртаклашкан, Шүширмә авылы халкына, якын туганнарыбызга, тирә-күршеләребезгә, “Туган Як-АГРО” җәмгыяте җитәкчесе Рәмис Хәйретдиновка, зират юлларын чистартуда ярдәм иткән Радик Гыйләҗевка, Рамил Тимершинга, кабер казучыларга, дин әһелләренә, пакьләндереп җир куенына иңдергән кардәшләргә, хөрмәт итеп озатырга килгән, гомумән, кайгыбызга битараф булмаган барлык игелекле кешеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Олы Кайбыч мәктәбенең 6 «А» классы ата-аналар комитеты Түбән Камага барачак
Чүпрәледә «Тату класс серләре» бәйгесенең зона этабы узды. Анда Апас,Тәтеш, Кама Тамагы, Чүпрәле, Кайбыч, Буа районнарыннан ата-аналар комитетлары вәкилләре катнашты. Безнең район данын Олы Кайбыч мәктәбенең муниципаль турда җиңү яулаган 6 «А» классы ата-аналар комитеты яклады.
-
Узган елда Татарстанда сәнәгатьтә җитештерелгән товар 2 трлн сумнан артты
Сәнәгать производствосы индексы 102 процент күләмендә.