Кайбыч районында «Халкым хәзинәсе» фестивале үтте
Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсе быел да, "Халкым хәзинәсе" фестивале кысаларында, районыбызның төрле авылларында иҗат итүче фольклор коллективларын үзенә җыйды. Мәдәният бүлеге тарафыннан, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау, үсеп килүче буынга әби-бабалардан килгән мирасны калдыру максатын күз уңында тотып оештырылучы фестиваль быел икенче мәртәбә узды. Үз традицияләреңне генә түгел, бер җирлектә яшәгән...