30 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Аэропортларга кушылачак бөек шәхесләрнең исемнәре өчен тавыш бирү төгәлләнә
Бәйгедә җиңүчеләрне 4 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә «Россия-1» телеканалы эфирында игълан итәчәкләр.
-
Кайбычта Фәрит Мөхәммәтшинга билгеле мультфильмнан инсценировка күрсәттеләр
Дәүләт Советы рәисе авыл халкының активлыгын арттыруга багышланган киңәшмәдә катнашты.
-
“Авыл укытучысы – 2018” бәйгесендә җиңү яулаган Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы белән әңгәмә
– 1 сентябрь көнне чәчен кызыл төскә буяп килгән укучымны кире борып җибәрмәдем. Әле дә шулай йөреп тора. Укучылар бердәм форма кия, – ди “Авыл укытучысы – 2018” республика бәйгесендә җиңү яулаган Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина. Аның белән авыл мәктәбе, авыл укытучысының бүгенгесе хакында сөйләштек.
-
Кайбыч районында тагын ике биотермик чокыр файдалануга тапшырылды
Экологик иминлекне саклау максатында соңгы араларда районда ел саен ике Беккер биотермик чокыры төзелә. Быел ул Кече Мәме һәм Надеждино авыллары янында файдалануга тапшырылды.
-
Кайбычның авыл җирлеге башлыгы яшь әниләргә пособиене 33-35 яшькә кадәр озайтуны сорады
Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Матвеева тәкъдимнәре өйрәнеләчәген әйтте
-
Чүти мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды
Әниләр көне уңаеннан мәктәбебез укучылары кадерле кешеләренә бәйрәм концерты куйды.
-
Кайбычта авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды
Кайбычта авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының һәм авыл җирлекләренең башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, дәүләт ярдәменә таянып, авылларны, крестьян-фермерлык хуҗалыкларын, гаилә фермаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.