31 май 2012 яңалыклары
-
Халык иминлеге сагында
"Угрыдан кала, уттан берни калмый",- диләр халык телендә. Шул әйтемне истә тотып, районда ирекле янгын сүндерү отрядлары төзелә. Шундыйларның берсе 5 майда Зур Урсак авылында ачылды. Димәк, биредә тагын алты кешегә эш урыны булды дигән сүз.
-
Җилдәй җитезләр көч сынашты
Узган шимбәдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында мәктәпләрнең 5-9 класс кызлары һәм егетләре арасында җиңел атлетика буенча ярыш узды.
-
Имамнарыбыз указлы булды
26 май көнне Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә зур тантана үтте. Апас һәм Кайбыч районы имам-хатыйблары мөфти Илдус хәзрәт чакыруы буенча Казанда Татарстан Диния нәзарәтендә кунакта булдылар. Мөфти имамнарыбызга имамлык шәһадәтнамәләрен тапшырды.
-
«Наз»да кунакта
Казан шәһәрендәге "Наз" ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итү фонды бүген Кайбычтагы яшь дусларын үзенә кунакка чакырды.
-
Яңа йортта рәхәт үтсен көннәре
Узган атнаның чәршәмбесендә Мөрәледә һәм Бәрлебашында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелгән ике ветеран йорты файдалануга тапшырылды. Мөрәледән ветеранның тол калган хатыны Сәлимә Габитова һәм Бәрлебашыннан фронтовикның улы Владимир Матренин яңа, уңайлы йортларга күчтеләр.
-
Талантлар гаиләсе
Республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче балалар бүген Казандагы "Уникс" спорт комплексында Халыкара балалар көне уңаеннан үткәрелүче бәйрәм тантанасына җыела.
-
Без тәмәкегә каршы
31 май көнне Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә.
-
Яңа билгеләнү
"Ак Барс" Банкы ААҖе идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев боерыгы нигезендә, моңа кадәр "Ак Барс" Банкы ААҖенең Апас филиалының Кайбычтагы өстәмә офисы начальнигы урынбасары булып эшләгән Илсия Альберт кызы Хафизова өстәмә офисның начальнигы вазифасын башкарачак.