31 июль 2017 яңалыклары
-
Олы Кайбычтан Әлфия апа бакчасында
Тирә-юне гөлләргә күмелеп утырган Олы Кайбычтагы бу йортны беренче тапкыр күргәч, әлеге чәчәкләр патшалыгының хуҗалары кемнәр икән дип уйлап куйдым. Соңрак, урамга гына түгел, бөтен авылга ямь өстәп торучы бу өйдә уңган-булган Гарәфетдиновлар гаиләсе яшәвен белдем. Алай гына да түгел, әлеге матурлыкны тудыручы Әлфия апа белән очрашып аралашу бәхетенә дә...
-
Кайбыч районы механизаторы Россия күләмендәге бүләккә лаек булды
Икмәк - табын кояшы, диләр. Халкыбыз гомер-гомергә күпереп пешкән икмәккә,игенчегә дан җырлаган. Иң абруйлы һөнәрләрнең берсе ул игенче. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.
-
«Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган.
-
Кайбыч районында дини белем алучы балалар өчен Сабан туе үткәрелде
Узган якшәмбедә Олы Кайбычтагы Сабантуй мәйданыннан яңгыраган шат авазларны район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесе ишеткәндер. Биредә, күркәм традиция буенча, дини белем алучы балалар өчен Сабан туе үткәрелде. Районыбыз мәчетләрендә ике атна буе барган җәйге укуларны тәмамлаучылар өчен зур бүләк булды ул.