31 октябрь 2018 яңалыклары
-
Кайбычта Галия Кайбицкая исемендәге музейның 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Фотолар
Һәр музейның үз тарихы, үз йөзе бар. Олы Кайбычта эшләп килүче музейда да якташыбыз, ТАССРның беренче халык артисткасы, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисткасы Галия Кайбицкаяның бай мирасы, Кайбыч районы тарихына бәйле экспонатлар саклана. Ул 1998 елның 29 октябрендә үз ишекләрен ача.
-
Кайбыч игенчеләре алдынгылар сафында
Урып- җыю кампаниясе башлануга, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика бәйгесен игълан иткән иде.
-
Чүти мәктәбендә комсомолның 100 еллыгына багышланган кичә узды
Кичәне мәктәпнең яшь армиячеләре алып барды. Очрашуга Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе, яшьлегендә комсомол сафларында булган Василий Уткин һәм 10 ел мәктәптә пионервожатый булып эшләгән, пионерларны комсомол сафларына кабул итүдә үз өлешен керткән ветеран укытучы Галина Хәсәнова килде.