Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Арысланда часовня ачылды

Бәйрәм көннәрендә Арыслан авылында мөһим вакыйга булды. Часовня ачылуын биредә күптән көткәннәр иде инде.

Бер гасырлык тарихы бул­ган иске чиркәү инде күптән ташландык хәлдә иде. Динне тыйган вакытларда да дин юлыннан тайпылмаган авыл халкы үз часовнясын булдыру уе белән инде күптәннән йөрде.Ниһаять, хыяллары тормышка ашты.

Часовня ачылу тантанасына бөтен авыл халкы, төрле төбәкләрдә яшәүче якташлары, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Александр Кучумов, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова үз чыгышларында авыл хал­кына иң изге теләкләрен җиткереп, часовняларның халыкны иманлы, югары әхлаклы итүдә өлешенең гаять зур булуын билгеләп узды. Аны салуда бик күп кешеләр матди ярдәм күрсәткән. Бөтен авыл халкы, читкә киткән авылдашлары да акча биргән. Арыслан кешеләренең күптәнге хыялын тормышка ашыруда муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаровның ярдәме зур булган. "Алтын кырлар" җәмгыяте хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакларын шушы часовня төзелешенә кү­чергән. Юл һәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак булган авылдашлары - Казан шәһәренең баш ветеринария врачы булып эшләгән Геннадий Гаранинны искә алып, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дә төзелешкә саллы өлешен керткән. Турминскийда яшәүче Александр Королев җитәкчелегендәге бригада тө­зүчеләре часовняны матур итеп эшләгән. 5 ноя­брьдә анда изге Троицкий чиркәвеннән Протоиерей Николай, Надежда Анакай белән бергә беренче гыйбадәт кылынды. Бу көнне христианнар ата-ана шимбәсен билгеләп узды, шуңа да яңа часовняда әрвахлар рухына багышлап литургия башкарылды. Казан изге Ана­сы көне уңаеннан да литургия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: часовня