Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Бала тәрбиясе – байлыктан әһәмиятлерәк

Ислам динендә белем алу саваплы гамәл саналса, белемеңне башкаларга да өйрәтү, халыкка тарату - аннан да саваплырак. Районыбыз авылларында дин сабагын укытучылар, мөслимәләр Олы Кошман мәчетендә җыелып фикер алышты.

Җыелышта сүз мә­чет­ләрдә дин сабаклары укыту турында барды. Кайбер авылларда мондый дәресләр инде күптән үткәрелә, быел тагын берничә мәчеттә ял дәресләре башланачак. Мөслимәләр ышана: киләчәктә һәр­бер авылда да шундый дәресләр даими узар. Җыелышта бердәм укыту стандартлары булдыру хакында да сөйләштеләр. Мөгаллимнәргә 58 сораудан торган анкеталар тапшырылды, аның нәтиҗәләре буенча Диния нәзарәте укытуга рөхсәт бирүче махсус документлар әзерләячәк. Дин сабаклары бирүне очраклы кешеләр түгел, махсус белемле мөслимәләр алып барачак.

Кошманда ислам дәресләре инде берничә ел укытыла. Моңарчы берничә ел дәвамында Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров мәктәп укучылары, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым дәресләр алып барса, ике елдан бирле хатын-кызларны укытуны "Мөхәммәдия" мәд­рәсәсенең өченче курсында белем алучы мөслимә Рузания апа Хәйретдинова үз өстенә алды. Кызларны быел Кошманга килен булып төшкән Мөслимә ханым Яруллина укыта башлаган. Дини яктан бик белемле мөгаллимә дә "Мөхәммәдия"не тәмамлаган, хәзерге вакытта Россия Ислам университетының ислам фәннәре факультетында 3 курста читтән торып белемен арттыра. Ул атнага ике тапкыр укырга теләк белдергән башлангыч сыйныф кызларына ислам дине нигезләрен, Коръән аятьләрен өйрәтә. Әле бер ай дәвамында гына шөгыльләнсәләр дә, шә­кертләр инде гарәп графикасын да үзләштерә башлаган. Мөгаллимәнең ислам дине дәресләрен укыту күнекмәләрен, эш алымнарын ачык дәрестә дә күрергә мөмкин булды. Мөслимә ханым фикеренчә, беренче чиратта, укучыларның иман ныклыгын булдырырга кирәк. Башлангыч класс яшендәгеләргә дин сабакларын укыту балаларны кызыксындыру аша бирелергә тиеш. Шуңа да укытучы гарәп графикасын өйрәнгәндә рәсемле китаплар, буяу китапларын файдалана. Гомумән, җыелышка килгән мөгаллимәләр үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат алды.

Баланың көне мәктәптә уза, шуңа күрә, мәчеттәге дин дәресләре мәктәп программасы белән тәңгәл булса яхшы, дигән фикер дә яңгырады җыелышта. Мәктәп, балалар бакчаларында әхлак дәресләре кертелү мөмкинлеге дә каралды. Әлегә бу тәҗрибә республиканың ике районында гына кертелгән. Районыбызның дин әһелләре мондый тәҗрибәне Балтач һәм Түбән Кама районы мисалында өйрәнеп кайтты инде. Бу дәрес бездә дә кертелгән очракта, аны динне яхшы белгән, рухи-әхлакый тәрбияне югары дәрәҗәдә бирә алырлык кешеләр укытырга тиеш. Диннәр тарихы дисциплинасы мәктәп программасына инде кертелгән, анда да ислам дине турында дөрес фикерләр генә яңгырарга тиеш. Ислам дине балага рухи-әхлакый тәрбия, әдәплелек нормаларын сеңдерүдә беренче таяныч икәнен мәгариф белгечләре дә таный. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Рузалия Малова хәтта комиссия эшендә дә ислам диненең ярдәмен тоюын әйтте. Рузалия ханым үзе дә быел "Мөхәммәдия"нең чыгарылыш курсында укый. "Беренче елны укыганда башка районнарга кызыга идем, хәзер менә үзебезнең дә һәр курста берничә райондашыбыз белем ала. Шөкер, сафларыбыз киңәя",- диде ул. Аның фикеренчә, авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәм итүне дә ислам кануннарына таянып алып барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбицы Кошман Мөслимәләр