Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Әдәп-әхлаклылык юлында

Кайбыч районы мөхтәсибәтенең Борындык авылы мәхәлләсендә ахшам намазыннан соң, авыл мәдәният йортында Аллаһы тәгаләнең сыйфатлары турында вәгазь кичәсе үткәрелде. Кичәдә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты, анда авыл өчен мөһим булган мәсәләләр дә каралды. Вәгазь барышында "Ни өчен Аллаһы тәгалә безнең догаларыбызга җавап бирми икән?" дигән соруга җавап буларак, Пәйгамбәребез...

Аллаһыны таныйсыз, әмма хакын үтәмисез. Кадерле дин кардәшләрем! Күп вакыт кайбер милләт­тәшләребездән: "Минем беркемгә дә бернинди начарлык эшләгәнем юк, мин гөнаһсыз",- дигән сүз­ләр ишетергә туры килә. Ләкин шуны истә тоту кирәк: безнең өстебездә кеше хакы гына түгел, Раббыбызның да хакы бар. Ул - юктан бар итүче, Ул - ризык бирүче, Ул - тәрбияләүче, Ул - терелтүче, Ул - үтерүче, Ул -җәннәт белән бүләкләүче. Боларның барысы өчен без аңа рәхмәтле булырга тиеш түгелме? Шуның өчен Раббыбыз алдындагы төп вазифабыз: Аны танып, төрле юллар белән Аңа рәхмәтләребезне белдерүебез.

Коръән укыйсыз, әмма аның белән гамәл кылмыйсыз. Монысы да - безнең бер зур хатабыз. Коръән безнең телләребездә генә тукталып кала. Мәсәлән, Раббыбыз боера: "Сез үзегез яратканны башкаларга бирмичә, изгелеккә ирешә алмассыз". Әмма саранлык көч­ле, кайвакыт ун сумны да кызганабыз.

Пәйгамбәребезне таныйсыз, әмма сөннәтен үтәмисез. Бусы да безнең заманга туры килә, чөнки яшәү рәвешебез Пәйгамбәребез тормышы буенча түгел, ә шайтан вәсвәсәсе буенча.

Шайтан - безнең дошманыбыз, дисез, ә үзегез аны гамәлдә дус тотасыз. Кызганыч, үзебезнең инсани зәгыйфьлегебез белән шайтанга буйсынып, гөнаһларга дучар булабыз.

Җәннәткә ышанасыз,әмма анда керергә омтылмыйсыз. Ягъни җәннәт гамәлен кылмыйсыз, ә бу дөньяда җәннәт төзисез. Чынбарлыкта бит, нинди генә затлы ризыклар ашасак та, нинди генә матур киемнәр кисәк тә, нинди генә кыйбатлы машиналар алсак та, нинди генә зур өйләр төзесәк тә, барысы да бу дөньяда кала, берсен дә алып китә алмыйбыз.

Җәһәннәм бар дисез, ышанам дисез , әмма котылырга ашыкмыйсыз. Курыкмыйсыз, аның кызуын тоймыйсыз.

Үлемгә ышанасыз , әмма әзерләнмисез ( уен-көлке белән мавыгасыз). Кеше иң соңгы сулышны сулар алдыннан Аллаһы аңа башыннан алып азагына кадәр бөтен тормышын күрсәтә.

Кеше гаебен күрәсез, ә үзегезнең гаебегезне танымыйсыз. Дөрестән дә, башкаларга нәсыйхәт әйтергә ашыгабыз, үзебезне төзәтү турында уйламыйбыз да.

Аллаһы сезгә нигъмәт бирә, әмма шөкер кылмыйсыз. Көн дә «тормыш авыр», дип зарланабыз, ә мәҗлес, туй оештыра башласак, табында нинди генә ризык юк.

Мәетне озатканда, гыйбрәт алып, «мин дә шул хәлгә калачакмын, минем яныма да, Газраил фәрештә килеп, җанымны алыр» дип уйларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы мөхтәсибәте