Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Әхлаклы булып үсәләр

Ял көнне Олы Кайбычтагы ял паркында мөселман лагерьларенда ял итүче балалар өчен Сабантуй үткәрелде.

Узган еллардан аермалы буларак, быел дини лагерьда ял итәргә теләк белдерүче балалар күб­рәк булган. Алар биредә ял белән укуны бергә аралаштырды. Дин сабакларын Казан шәһә­рен мөселман уку йортларыннан җәйге практика үтәргә килгән шәкертләр алып барды. Район имам-хатыйбы Дамир Гыйниятуллин әйтеп узганча, мәчетләрдә дини лагерьлар беренче ел гына оештырылмый, шуңа да мондый Сабантуй үткәрү тәҗрибәләре бар. Бәй­рәм­гә кунаклар да килгән иде. Буадагы мәдрәсә ректоры Рәшит Маликов, Апастан Мирхәт хәзрәт, Чүпрәледән төбәк казые Фәһим хәзрәт тә алар ара­сында. Балаларны бәй­рәм белән тәбрик­ләр­гә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Ул студентларга үсеп килүче яшь буынны әхлакый яктан тәрбияләүдәге өлешләре өчен рәхмәтен белдерде, ислам дине тарихына, борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләренә кызыксыну арта баруын билгеләп узды. Мәйданда балалар төрле ярышларда катнашты. Малайлар азан уку бәйгесендә осталыкларын күрсәтте, кызлар өчен "Мин мө­селманча киенәм" бәйгесе оештырылды. Азан бәйгесендә кечкенәләрдән Кошманнан Ислам Сабиров, Чүкри-Аланнан Алмаз Миңнуллин, Зур Урсактан Ранис Хәялиев беренче, икенче, өченче урыннарны яулады. Урта яшьтәгеләрдән Илнур Әхмәтшин иң остасы булып чыкты, Кече Кайбычтан Инсаф Гыйматдинов - икенче, Олы Кайбычтан Илһам Гыйниятуллин өченче урында. "Мин мөселманча киенәм" бәйгесендә кечкенәләрдән Борындыктан Гүзәл Хәйруллинага тиңнәр булмады. Олы Кайбычтан Зөһрә Хәмидуллина - икенче, Зур Урсактан Адилә Галиәскәрова өченче урынны яулады. Зурраклардан Кошманнан Мәрьям Минвәлиева, Борындыктан Фирүзә Хуҗина, Олы Кайбычтан Азалия Хәмидуллина җиңү яулады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бу бәйгедә эшмәкәрләр Равил Җәләлиев, Рамил Гарәфетдинов, Фәнис Камалиев, Илфат Гобәев, Гөлия Мотыйгуллина, "Алтын кырлар" җәмгыяте директоры Рамил Каюмов, "Швеймет" җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Ярхәмов, "Олипм" спорт комплексы директоры Рамил Закиров һәм башкалар спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй Олы Кайбыч Дамир Гыйниятуллин

2
X